28 гыйнварда Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә «Блокадалы икмәк» акциясенә кушылып «Без ул көннәрне онытырга тиеш түгел" исем астында тарих сәгате уздырдылар . Россия тарихында дистә еллар узгач та кабул итү һәм аңлау авыр булган фаҗигаләр бар. Шундый фаҗигаләрнең берсе-Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы. 900 көнгә якын, герой шәһәр яшәү өчен көрәшә.Биредә яшәүчеләр талонга тигән кечкенә генә икмәк кисәген бөтен гаиләгә җиткерергә тырышканнар. Салкынга түзә алмагач өй җиһазларын ягып җылынганнар. Камалыштагы шәһәрдә бомба һәм снарядлар һөҗүменә әләгеп үлгәннәргә караганда 40 тапкырга күбрәк кеше ачлыктан үлгән. Чара барышында балалар сугыш елларындагы авыр блокада тормышы, “Блокада икмәге” Ленинградны коры җир белән тоташтырып шәһәрдәге яшәешне саклап калган “ Тормыш юлы” турында мәгълүмат белән таныштылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Югары Симет авыл җирлеге командасы 1 лига мини-футбол турнирында катнаша.
26 гыйнварда Иске Икшермә мәдәният йорты хезмәткәрләре "блокадалы икмәк" бөтенроссия хәтер акциясенә кушылды
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Россиянең Хәрби дан көне кысаларында 1944 елда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.
Әлеге чара кысаларында белгечләр балаларны безнең ил тарихының героик сәхифәләренең берсе – камалыштагы Ленинград вакыйгалары, Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында таныштырдылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Наркомания - кешелек дошманы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында укучыларга наркотиклар кулланудан ничек сакланырга, үз - үзеңне тота белергә, ничек сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тормышта үз юлыңны таба белергә өйрәнү турында аңлату алып барылды.
Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста булган, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган.Бүгенге көндә кул эшләнмәләре торышыбызда зур урын алып тора. Матурлык тудыру, яшь буынга бу эшнең нечкәлекләрен аңлату максатыннан “Ак калфак” берләшмәләре зур эшләр башкара. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора.Нәкъ шул максатны күздә тотып, Явлаштау авыл китапханәсендә ”Бикле сандык төпләреннән чыгып ул әйләнеп кайтты халкыма”дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар җыелып тәҗрибә уртаклаштылар.Уздырган чарада катнашып төрле биремнәрне үтәделәр, китаптан өзекләр тыңладылар.
«Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында барлык төркемнәрдә дә Хәтер дәресләре, мәгълүмат сәгатьләре, тема буенча әңгәмәләр узды. Алар бүгенге буынга Бөек Ватан сугышы елларында тыныч гражданнарның батырлыгы өчен рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
Ел саен 27 гыйнварда Лесхоз интернат-йортында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне (1944 ел) билгеләп үтелә. 2002 елдан башлап учреждениедә Ленинград блокадасында яшәгән Исхаков Ринат Садыйк улы яши.
Исхакова Р. С. котларга Саба районының социаль яклау бүлеге начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы килгән иде. «Блокадалы икмәк»акциясе үткәрелде. Истәлекле көн уңаеннан Лесхоз авыл клубы хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясады.
Иштуган авыл җирлегендә «2019-2023 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасы» буенча йортлар төзү эшләре дәвам итә.