ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

 Татарстанда 2023 елны милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итү турындагы карар республиканың үзенчәлеген саклауда зур әһәмияткә ия. Бу республика халкы өчен барлык милләт кешеләре өчен дә мөһим. Юлбат мәдәният йортының китапханәсендә ел дәвамында "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" күргәзмәсе эшләячәк, анда татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган халык иҗаты, кул эшләре тәкъдим ителәчәк.

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  «Ак калфак» клубы әгъзаләре белән «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән кич утыру оештырылды.  Кул эшләре-ул иҗат,  фантазия ачышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, җан һәм йөрәкнең бер өлеше салына. Катнашучылар барлык теләүчеләрне дә кул эшләре осталыгына өйрәтәтергә әзер.. Бүген «Ак калфак» клубында катнашучының кул эшләре  белән таныштык.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында кипкән яфракларны һәм чәчәкләрне ламинацияләү юлы белән китап кыстыргычлары ясау буенча мастер – класс узды. Чарага оста буларак Юнысова Алсу Камил кызы чакырылган иде.
Китап кыстыргычы – кечкенә булса да, бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм аларда кирәкле битне табу уңайлырак. Балалар китапханәсе мөдире Гәлиәкбәрова Р.Х. чарада катнашучыларга китаплар һәм дәреслекләр укучыларның даими юлдашлары булуын, шуңа күрә аларга сакчыл караш кирәклеге турында искәртте.
Кыстыргыч ясау барышында балалар бик тырыштылар, китап кыстыргычлары бик матур булып чыкты.
 Әлеге чара китапларга сакчыл караш хисе тәрбияләү максаты белән үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе,  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, «Халкымның күңел бизәкләре» исемле музыкаль программа уздырдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

2023 елның 29 гыйнварында Казан шәһәрендә 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында фехтование буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Хәлиуллин Разил «Татарстан 3» командасы составында Татарстанның көмеш чемпионы булды. Камолов Камол шәхси разрядта 3 урынны алды. Җиңүчеләрне һәм тренер Шагиева Эльвира Ханиповнаны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

29 гыйнвар, Саба - Аренада бадминтон буенча традицион якшәмбе турниры узды.  

  Турнирда Балтач районы вәкилләре катнашты. 

    А Төркеме

1 урын Хәбиев Илшат (Балтач)

2 урын Әхмәтшина Самина (Саба)

3 урын Рәхимов Адель (Саба)

     В Төркеме

1 урын Хөснетдинова Энҗе (Балтач)

2 урын Закиров Самир (Саба)

3 урын Борһанова Алсу (Саба)

     С Төркеме 

1 урын Шакирова Назлыгөл (Саба)

2 урын Хуҗин Вилдан (Саба)

3 урын Байтурина Залина 

(Саба)

Барлык җиңүчеләр дә дипломнар алдылар, ә барлык катнашучылар да турнир спонсорларыннан татлы призлар алдылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» фдбудан керде:

Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

     29 гыйнварда 18 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр. 2023 елның 30 гыйнвары  

2023 елның 30 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Пүкәл авыл клубында "Студент көнен" билгеләп үттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

28
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

24-28 гыйнварда Кстов шәһәрендә Халыкара спорт академиясе базасында өстәл теннисы буенча

2012-2015 елгы малайлар һәм кызлар арасында «Россия өметләре»төбәкара турниры узды.

Ярышларда 176 кыз һәм 184 малай катнашты.  Турнирда безнең спортчылар да катнашты.

Иң югары нәтиҗәне Латыйпов Илсаф икенче финалга узып күрсәтте.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

      27 нче гыйнвар - илебездә хәрби дан көне  - Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. 872 көн буена дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый. Шул уңайдан Эзмә урта мәктәбендә “Блокада карлыгачы” дип аталган патриотик акция уздырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар төркеме балалары атналык теманы йомгаклап, "Йомры күмәч" әкияте сәхнәләштерделәр. Йомры күмәчне җәнлекләргә бирмичә, әби белән бабайга алып кайтып тапшырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International