«Халкымның күңел бизәкләре» исемле музыкаль программа

2023 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

26 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе,  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, «Халкымның күңел бизәкләре» исемле музыкаль программа уздырдылар. Чара да  татар халкының традицион бәйрәмнәре, уеннары, гореф-гадәтләре турында сөйләнде. Катнашучылар белән татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре турында фикер алышынды.

  Аннары татар халык уеннары оештырылды, халык җырлары, биюләре башкарылды. Катнашучылар күп файдалы мәгълүмат алдылар. Мондый  чаралар  милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне үстерүгә һәм баетуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International