27 нче гыйнвар - илебездә хәрби дан көне - Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. 872 көн буена дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый. Шул уңайдан Эзмә урта мәктәбендә “Блокада карлыгачы” дип аталган патриотик акция уздырылды.

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

      27 нче гыйнвар - илебездә хәрби дан көне  - Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. 872 көн буена дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый. Шул уңайдан Эзмә урта мәктәбендә “Блокада карлыгачы” дип аталган патриотик акция уздырылды. Чара барышында мәктәбебезнең юнармия отряды әгъзаләре укучыларны Ленинград блокадасы тарихы белән таныштырды. Блокада карлыгачы – томшыгына хат капкан карлыгач сурәтләнгән кечкенә калай значок. Калай карлыгачлар Ленинград халкы өчен җиңүгә, яшәүгә бер өмет символы булып торган. Ленинградның батыр халыкы истәлегенә, бездә үзебезнең мәктәбебездә өмет символы-карлыгачлар булдырдык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International