17 майда,фехтование буенча ярышлар белән беррәттән, «Саба-Арена» УСКНЫҢ кече теннис залында традицион «якшәмбе лигасы»узды, ул 6 топ дуэтны һәм 2 нче лиганың 12 дуэтын берләштерде.Икенче лигада өченче урынга «Зумба»дуэты Ләйсән Зарипова-Алсу Нигъмәтҗанова күтәрелде.Икенче баскычка «Имеральд» дуэты Салават Сираҗиев-Дамир Билалов күтәрелде. 1 нче лигага юлламаны «Века» дуэты Иделия Сафина һәм Алиана Әхмәтҗанова яулады. 1 нче лигада турнирның өченче урынын «ВЕКА» дуэты Тимерхан Габделхаков-Динә Батыршина яулады. Икенче урынны «Трейд металл» дуэты Алмаз Гарипов-Даниил Әхмәтшин яулады.Лига җиңүчесе булып «Сәидә» дуэты танылды.Лига призерлары Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Фахим улы Шәфигуллиннан кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Дөнья Кубогы этабындагы яңалыклар.Тайбей 2026 ел. 17-21 май көннәрендә безнең спортчыбыз Галина Гороховатченко дөнья чемпионатына юллама өчен узышты беренчел этапта 3:0 исәбе белән Макао вәкилен һәм Кытай кызын 3: 1 исәбе белән җиңде. Иртәгә Индиянка белән матч булачак. Безнекеләр өчен җан атабыз.Алга Татарстан. Алга Россия!