Чиләбедә 14-15нче майда «Россиянең инженер кадрлары» халыкара катнашында Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү технологик конкурсы узды.
Масштаблы ярышның «ИКаРенок» номинациясендә Россиядән, шулай ук дус илләрдән — Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстаннан 786 команда катнашты, аларның 42се генә финалга чыкты, иң яхшылар исеме өчен көрәште.
«Робо Акцент» командасы үзен иң яхшы яктан күрсәтте һәм «Проектны рәсмиләштерү» номинациясендә мактаулы 3 нче урынны алды!
Тренерлары Габдрахманова Гөлия Фиргать кызының сизгер җитәкчелегендә Шәмсетдинов Илдан, Әхмәтҗанова Иделия, Кәримов Әмирхан кострукторлар ярдәмендә «Евро Акцент Саба» предприятиесенә су чистарту җайланмаларын ясауны автоматлаштыру өчен роботлар төзү проектын тәкъдим иттеләр.
Яшь инженерлар техник күнекмәләрен генә түгел, иҗади якын килүләрен, креативлыкларын һәм үз эшләрен матур итеп күз алдына китерә белүләрен дә күрсәттеләр.
Бу безнең булачак галимнәребез һәм уйлап табучыларыбыз өчен зур һәм лаеклы җиңү!
«Робо Акцент» командасын, аларның остазларын һәм ата-аналарын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Яңа ачышлар, якты идеяләр һәм киләчәктә җиңүләр телибез.