7 февральдә Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җырлыйк әле"музыкаль программасын оештырдылар һәм үткәрделәр.Чара тамашачыларның көчле алкышлары астында узды. Катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез
Туган тел көненә багышланган шигырь укучылар конкурсы
1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара туган тел көне 2000 елдан бирле ел саен 21 февральдә үткәрелә
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул көн уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Телебез матур – бай һәм яңгыравыклы» дигән әдәби кичә үткәрделәр.Туган тел безнең һәрберебез өчен бик кадерле. Туган телдә без беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм иң ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез. Балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, аның истәлеге, тарихы турында белделәр. Милли киемнәр, ашамлыклар, бәйрәмнәр ,татар халкының әкиятләре белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, тел турында сүз барган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Иң танылган славян бәйрәме-Масленица, аның традицияләре турында өлкәннәр дә, балалар да белә. Масленица-Россиядә иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул якшәмбе көнне Бөек пост алдыннан билгеләп үтелә, ләкин аның алдында атна буе бәйрәм санала. Лесхоз интернат-йортында да Масленица үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар белән коймак пешерделәр. Биюләр һәм такмаклар белән чәй эчтек.
21 февральдә Евлаштау урта мәктәбенең спорт залында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган гомуми белем мәктәпләреннән егетләр арасында баскетбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Саба муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләреннән егетләр катнашты. Киеренке һәм матур уеннардан соң безнең мәктәп егетләре җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Лесхоз урта мәктәбе һәм 1 гимназия командасы бүлеште. Безнең команданы һәм остазларны җиңү белән котлыйбыз.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» фдбудан керде:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18.00 сәгатьтән. 22 февральдә 18.00 сәгатькә кадәр. 23 февраль, 2023
Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 22 февралендә кич, төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- кар, Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында көчле;
- 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак күренү начарланган буран;
- көчле төньяк-көнбатыш җил 15-18 м/с;
- юлларда кар катламнары барлыкка килә.
Явлаштау мәктәбендә патриотик айлык кысаларында чаралар үткәрелү дәвам итә. 20 февраль конне "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел"тулу уңаеннан укучы кызлар арасында баскетбол ярышлары булып узды.Әлеге чарага Әфганстанда хезмәт итеп, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнүче авылдашыбыз, Газизуллин Мөнир Кәрәм улы да чакырулы иде. Ул укучыларны кыскача сугышның авыр хәтирәләре белән таныштырды. Анда ятып калучыларны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде.. Уеннар бик киеренке барды. Һәр команда җиңү өчен тырышты. Безнең кызлар командасы беренче урынга лаек булды! Кызлар командасына алга таба да уңышлар телибез.
Татарстанның социаль фонды контакт үзәге номерын яңартты
23 февральдә "Нарат" СК Лесхозында ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Турнир узачак.