Кызыл-Мишә мәдәният йортында Халыкара туган тел көне

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул көн уңаеннан Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Телебез матур – бай һәм яңгыравыклы» дигән әдәби кичә үткәрделәр.Туган тел безнең һәрберебез өчен бик кадерле. Туган телдә без беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм иң ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез. Балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, аның истәлеге, тарихы турында белделәр. Милли киемнәр, ашамлыклар, бәйрәмнәр ,татар халкының әкиятләре белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, тел турында сүз барган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International