21 нче февраль көнне "Пирамида" концертлар залында гөрләп Сәләт оешмасы үткәрүендә VIII "Сәмрух" Ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды.
21 февральдә Кукмара шәһәрендә физик культура өлкәсендә дәүләт идарәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган бөтен категория халык арасында ГТО кышкы фестиваленең II зона этабы узды.
21 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт программасы белән Саба муниципаль районың Пүкәл мәдәният йорты хезмәткәрләре килделәр. Социаль хезмәт алучылар концерттан канәгать калдылар һәм клуб хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр.
18 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында " Ил язмышы – ирләребез!" Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулуга багышланган чара узды. Чара концерт номерлары белән алмаштырылган театральләштерелгән тамашадан башланды. Чарада Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова, "Юнармия"мәктәп отряды активистлары катнашты. Бу кич тамашачылар өчен документаль һәм әдәби-сәнгать стилендә тәкъдим ителде.
14 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында гашыйклар көненә багышланган "Мәхәббәт планетасы" шоу-программасын оештырылды. Чара башында алып баручылар барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Чара барышында Гавриловлар, Мөхәммәтҗановлар, Вәлиевлар гаиләсе катнашында конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Күңел ачу программасы чиратлашып концерт номерлары белән үрелеп барды.
Урта Нырты авыл клубында "Ягез эле, егетләр!"бәйгесе үткәрелде, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан. 23 февраль — чын ир-атларның искиткеч бәйрәме, һәм алар хезмәт итүчеләр генә түгел. Чын ир — ат үз вәгъдәләрен үти, яклый һәм көчсезрәк кешеләргә ярдәм итә. Ир-атның ничә яшьтә булуы мөһим түгел, иң мөһиме — ул ир-ат! Алып баручы барлык ир-атларны бәйрәм белән котлады. Ир-атлар өчен бильярд буенча осталык, зирәклек, чыдамлык буенча ярышлар уздырылды. Җиңучелэр һәм катнашучылар истэлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
15 февраль-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне. Бу көнне ил җир шарының төрле районнарында "кайнар нокталар" узган Әфган сугышчыларына һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтәлә торган көн.
17нче февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте үз хезмәткәрләре арасында традицион “ Чаңгы юлы Игенче-2023” массакүләм чаңгы ярышы үткәрде. Сәламләү сүзе белән “Игенче” ҖЧҖ нең генераль директоры А.З.Зарипов чыгыш ясады. Иң популяр спорт төрләренең берсе булган чаңгы ярышында 100дән артык спорт сөюче хезмәткәр катнашты. Ярышның массакүләм популярлыгы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышлары төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләренен берләштерә.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәчесе Мамалай китап бирү пунктында «Кояшкай» балалар бакчасы балалары өчен , әлеге истәлекле датага багышлап «Муса абый— балаларның якын дусты» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
«Геройлар белән әңгәмә» Бөтенроссия проекты кысаларында Чечняда хезмәт иткән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Әхмәдуллин Илгизәр Роберт улы, Хассамов Ирек Муллахмәт улы катнашында чара узды.