Чаңгы юлы Игенче-2023

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

    17нче февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте үз хезмәткәрләре арасында традицион “ Чаңгы юлы Игенче-2023” массакүләм  чаңгы ярышы үткәрде. Сәламләү сүзе белән “Игенче” ҖЧҖ нең генераль директоры А.З.Зарипов  чыгыш ясады. Иң популяр спорт төрләренең берсе булган чаңгы ярышында 100дән артык спорт сөюче хезмәткәр катнашты. Ярышның массакүләм популярлыгы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышлары төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләренен берләштерә.

    Ярышка  күпләре эш вакытыннан соң тренировкаларга килеп әзерләнде.Моның өчен “Игенче” ҖЧҖ нең чаңгы трассасында барлык мөмкинлекләр тудырылган.

    Җиңүчеләрне шушы ярышның спонсоры “Восьмой источник” ҖЧҖ җитәкчесе Сабирова Альбина Рафаэловна бүләкләде.

    Коймак белән кайнар чәй, пылау,тәм- томлар белән сыйланып,  алдынгыларның  уңышларына сөенеп, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачып кайтты "Игенче" леләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International