Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган мәктәп укучылары-яшүсмерләр арасында баскетбол турниры

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февральдә Евлаштау урта мәктәбенең спорт залында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган гомуми белем мәктәпләреннән егетләр арасында баскетбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Саба муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләреннән егетләр катнашты. Киеренке һәм матур уеннардан соң безнең мәктәп егетләре җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Лесхоз урта мәктәбе һәм 1 гимназия командасы бүлеште. Безнең команданы һәм остазларны җиңү белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International