22нче февральдә Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбендә 6 «А» сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик уен үткәрделәр. Укучылар рус армиясе тарихын белүдә көч сынаштылар, хәрби һөнәрләр, хәрби хезмәткәрләрнең баш киемнәре атамаларын искә төшерделәр, «яшерен» хатларны шифрладылар. Чара ахырында укучылар Ватанны саклау бик мөһим һәм зур бурыч дигән фикергә килделәр.
"Солдатта Болган диләр!"- Ватанны саклаучылар көненә концерт программасы
Бүген Финанс-бюджет палатасында егетләрне тәбрикләделәр. Гаиләләрендә иминлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Бүген, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Р.М.Хәсәнов һәм Саба шәһәр җирлеге депутаты Ф.И.Ильясов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсенә азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Махсус күчтәнәч Финанс-бюджет палатасының баш белгече Айгөл Муталлаповага тапшырылды. Һәм без, үз чиратыбызда, барлык сугышчыларның өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын чын күңелдән телибез.
Мичән төп белем бирү мәктәбендә мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре белән очрашу булды. Бүгенгесе көндә авыл җирлегеннән 6 егетебез бар элеге мобилизациялэнучелэр арасында. Очрашуда әниләре уллары белән горурланып, аларның кайда хезмәт итүләрен , илебезне төрле шәһәрдә саклаулары хакында таныштырдылар. Тырыш булырга, физик тәрбия белән шөгыльләнергә кирәклеген искәрттеләр.
"Саба аграр көллияте" бинасына капиталь ремонт
Чистарту корылмасын һәм басымлы канализация төзү буенча киңәшмә
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан генераль директор Саба МПП ТКХ АҖ хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.
21 февраль көнне Евлаштау урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар узды.
Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин пакетлар тапшырды.