ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

3 сентябрь көнне  Югары Симет авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре  катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2024» конкурсында район авыл җирлекләре арасында 1 урынны алды. Конкурсны оештыручылар территорияләрне яшелләндерүнең югары дәрәҗәдә булуын, иҗтимагый киңлекләрнең каралган булуын һәм халыкның торак пунктларны төзекләндерүгә креатив якын килүен билгеләп үттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27 август көнне Сатыш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы һәм Сатыш авыл җирлеге белән бәйле видеороликлар каралды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: 2020-2025 еллар аралыгында җирлектә башкарлылган эшләр; Киләсе биш еллыкта хәл ителәсе мәсьәләләр һәм халыкның тәкъдимнәре, сораулары. Җирлек башлыгы Шфигуллин Ф.Ф.. соңгы биш елда башкарылган эшләргә анализ ясады. Район башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. халыкка башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 14 нче сентябьдә буласы сайлауларда актив катнашашырга чакырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон белән билгеләнгән бу истәлекле дата Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә барган фаҗигале вакыйгалардан аерылгысыз.

   Шул уңайдан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Балалардан кояшны тартып алмагыз” темасына чара үткәрделәр. Балалар 2004 елгы фаҗигале вакыйгаларны искә төшерделәр, Бесланның авыртуын һәм газапларын чагылдырган видеофрагментларны карадылар, фаҗига корбаннарына багышланган  шигырьләр тыңладылар.

   Йомгаклау өлешендә террорчылыктан куркырга кирәкми дигән нәтиҗә ясалды, курку астында тормыш бик авыр, һәм нәкъ менә моңа террорчылар ирешергә тели дә. Әмма теләсә кайсы вәзгыятьтә уяу һәм сак булырга кирәк.

 

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» «терлекчелек» һәм «авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү» юнәлешләре буенча укулар башлана. Үз агробизнесын булдыру һәм уңышлы үстерү өчен барлык кирәкле белем һәм компетенцияләр бирүне максат итеп куйган белем бирү программасы Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.


3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Байлар Сабасы ш.т. п. күпфатирлы йортларда капиталь ремонт.

Тэги: окс ОКС

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда активистларыбыз өчен «Безгә бу турыда хәтерләмәскә ярамый! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу чара 1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Музей хезмәткәрләре үсеп килүче буынны тарих һәм әдәбият аша Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кызыксынуны арттырырга өндиләр. Чарада халкыбызның зур сынауларга дучар булуы турында тарихи фактлар тәкъдим ителде. Тарихи мәгълүматларда Бөек Ватан сугышы үзенең масштаблары, җимерелүләре һәм корбаннары буенча иң коточкыч фаҗига булуы куренә.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 сентябрь көнне илебез Белем бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне барлык уку йортларында яңа уку елы башлана. 2025-2026 нчы уку елында Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә 68 укучы белем алачак. Быел 1 нче класска укырга 4 бала керде. Мәктәбебезнең барлык укучыларына да тырышып укуларын, ә укытучыларга авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

           Бүген 3 сентябрь " Экстремизмга-юк!» Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына " социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә өчен Лесхоз бистәсе хәзрәте Әхмәт чакырылган иде.

           Хәзрәт Исламның экстремизмга карашы турында сөйләде: "террорчылык – иң авыр җинаятьләрнең берсе. Аның авырлыгы террорчылык актларының корбаннары еш кына тыныч кешеләр булуы белән катлаулана. Изге Коръәндә бер гаепсез кешене үтерү бөтен кешелек дөньясын үтерүгә тиңләнә", - дип аңлатты ул.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Юлбат төп мәктәбенә быел 1 сыйныфка 6 укучы кабул ителде. Сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Л.Г. укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен белүләре буенча әңгәмә үткәрде

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International