Юлбат төп мәктәбенә быел 1 сыйныфка 6 укучы кабул ителде. Сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Л.Г. укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен белүләре буенча әңгәмә үткәрде:
— Урам һәм юлларда бик кырыс законнар бар. Ул «Юл йөрү кагыйдәләре» дип атала. Урамда кагыйдәләрне үтәмичә, теләсә ничек йөргән жәяүлеләрне ул аеруча кичерми. Бу закон кешеләрне хәвеф-хәтәрдән саклый. Элеге кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә, курыкмыйча юлны аркылы чыгарга мөмкин, — диде ул.
Укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен баеттылар һәм ныгыттылар.