"Балалардан кояшны тартып алмагыз"

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон белән билгеләнгән бу истәлекле дата Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә барган фаҗигале вакыйгалардан аерылгысыз.

   Шул уңайдан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Балалардан кояшны тартып алмагыз” темасына чара үткәрделәр. Балалар 2004 елгы фаҗигале вакыйгаларны искә төшерделәр, Бесланның авыртуын һәм газапларын чагылдырган видеофрагментларны карадылар, фаҗига корбаннарына багышланган  шигырьләр тыңладылар.

   Йомгаклау өлешендә террорчылыктан куркырга кирәкми дигән нәтиҗә ясалды, курку астында тормыш бик авыр, һәм нәкъ менә моңа террорчылар ирешергә тели дә. Әмма теләсә кайсы вәзгыятьтә уяу һәм сак булырга кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International