ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Картинг буенча ярышлар: 30 нчы Беренчелек һәм Татарстан Республикасы Кубогы узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Тимершык урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Хәмит Хаҗип улы Нәзиров белән очрашу узды. Әлеге очрашу укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

"Ф.Г. Вәлиев истәлегенә" бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары 10-14 сентябрь, Казан.

Казан кортларында U11, U13, U15, U17 һәм U19 яшь категорияләрендә киеренке көрәш башланды.
Татарстан спортчылары югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм медальләр оттылар:
• Нияз Идрисов - ялгыз һәм парда бронза медаль

 U17
• Айназ Зәйнеев - ялгыз категорияда чемпион, катнаш категорияда чемпионы, парлы категорияда 3 нче урынны яулады.
 Татарстан спортчылары барлык яшь категорияләрендә медальләр яуладылар, төбәкнең Россиядә бадминтон үсешенең әйдәп баручы үзәкләренең берсе буларак статусын расладылар.

Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе һәм "Саба-Арена" безнең спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлый!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Улан-Удэ шәһәрендә (Бурятия Республикасы) "Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Татарстан республикасын  Айсылу Мөхәммәтова тәкъдим итте. Ул Олы Шыңар авылында туып үсә  һәм яши. Казанның Яңа Савин районы 146 нчы «Ресурс» лицеенда татар теле һәм әдәбияты укыта. Айсылу Мөхәммәтова «Укытучылар арасында иҗтимагый танылу лидеры» номинациясендә җиңүче булды.

       Айсылуны чын күңелдән тәбрик итәбез.  Эшендә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Нырты хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү  тулы  көченә  бара. Кукуруздан  сенаж салалар.Кукуруз сенаж әзерләү өчен файдалы-үсемлекнең дымлылыгы 40-55% ка кадәр җиткән яшел массасыннан азык. Бу терлекләрне туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә, көзге чорда азык әзерләү срокларын озайтырга һәм аның туклыклы кыйммәтен арттырырга мөмкинлек бирә. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Ике Арташ кыры авылы мәдәният йортында ремонт эшләре башкарылды.

Тэги: окс ОКС

Югары Симет укучылары һәм укытучылары дәрестән соң мәктәп яны тәҗрибә бакчасында кишер һәм чөгендер уңышын җыеп алу өмәсендә катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Урта Саба авылында»Күмү урыннарын карап тоту " программасы буенча эшләр төгәлләнде

Тэги: окс ОКС

поселения.

Мичән авыл җирлеге 2478 нче сайлау участогында сайлаулар уңышлы узды. Иң актив гаиләләр призлар уйнатуда катнашты. Мәдәният йорты каршында сайлаучыларны концерт номерлары белән каршы алдылар. Көн буена татарча җырлар яңгырап торды. Мичән төп мәктәбе 8 сыйныф укучылары Яруллина Язгөл, Аскаров Илзәр волонтер булып эшләделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

14 сентябрь көнне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе( башлыгы) һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулары узды.  Шекше авыл җирлеге гражданнары сайлауларда актив катнашты. Иң беренче килеп сайлаучы һәм сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сайлаучылар өчен мастер-класслар һәм чәй эчү оештырылган иде. Волонтерлар браслет өләштеләр.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International