"Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Улан-Удэ шәһәрендә (Бурятия Республикасы) "Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Татарстан республикасын  Айсылу Мөхәммәтова тәкъдим итте. Ул Олы Шыңар авылында туып үсә  һәм яши. Казанның Яңа Савин районы 146 нчы «Ресурс» лицеенда татар теле һәм әдәбияты укыта. Айсылу Мөхәммәтова «Укытучылар арасында иҗтимагый танылу лидеры» номинациясендә җиңүче булды.

       Айсылуны чын күңелдән тәбрик итәбез.  Эшендә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International