Тимершык урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Хәмит Хаҗип улы Нәзиров белән очрашу узды. Әлеге очрашу укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Бүгенге очрашуда балалар тракторчы-машинист таныклыгын ничек алырга һәм законлы нигездә вездеходлар, тракторлар һәм башка авыр техника белән ничек идарә итәргә икәнен белделәр. Укучыларга шулай ук заманча авыр техниканың ни дәрәҗәдә камилләшүе турында да мәгълүмат бирелде.
Ул шулай ук 9-11 сыйныф укучыларына Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясенең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде, үзебезнең үзйөрешле техника үсеше тарихы, тракторчы - машинист (тракторчы) һөнәренең үзенчәлекләре һәм инспекция эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.