ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Елыш авылында ЩПС өслеге салынган юлны ремонтлау эшләре төгәлләнгән. Эшне "МДСУ-1"ҖЧҖ башкарды. Халык саны һәм автомобиль хәрәкәте интенсивлыгы аз булган  юлларыны төзегәндә  бүгенге көндә вак таш-ком катышмасы кулланыла. Бу төр өслекнең төзелеш һәм карап тоту бәясе түбәнрәк булса да, эксплуатация күрсәткечләре югары. Елыш авылында әлеге эш торак пунктларда юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү программасы кысаларында башкарылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында, административ бина һәм мәктәпкә бара торган юлны асфальтлау эше төгәлләнде. Асфальт юл-ул урамнар һәм гомуми файдаланудагы юллар өчен бик яхшы өслек. Ул үзенең югары эксплуатация характеристикалары, шулай ук тузуга чыдам булуы аркасында гади грунтлы юллар алдында күп кенә өстенлекләргә ия. Юлның бу участогы буенча хәрәкәт уңайлырак һәм куркынычсызрак булды. Район җитәкчелегенә, ООО "МДСУ -1" оешмасына халык исеменнән рәхмәт белдерәбез! 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү

Мичән авыл җирлеге Яна Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында балалар иминлеге өчен барысын да эшләргә тырышалар. Капиталь ремонттан соң уен площадкасы яңа рәшәткәләр белән әйләндереп алынды. Шулай ук уен өчен ябык беседка эшләнде, комда уйнау өчен дә шартлар тудырылган.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

15
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

15 сентябрь көнне Теләче районында "Мәктәпнең чисталык кубогы" республика экология конкурсының зона этабы узды. Эзмә мәктәбе командасы бу конкурста актив катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) үткәргән Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясенең 72 нче сессиясе кысаларында 17 сентябрь Бөтендөнья пациентлар иминлеге көне дип игълан ителде.

Тэги: хастаханә

14 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә сайлау көненә багышланган концерт булды. Сайлау көненә багышланган концерт бәйрәм атмосферасын саклап калу һәм җәмәгатьчелек игътибарын сайлауларда катнашуның мөһимлегенә җәлеп итү максатында оештырылган әһәмиятле мәдәни вакыйга булып тора. Концерт программасына халык җырлары һәм татар биюләре кертелгән иде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

«Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы призы»на Республика ярышлары уздырды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Картинг буенча ярышлар: 30 нчы Беренчелек һәм Татарстан Республикасы Кубогы узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International