«Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы призы»на Республика ярышлары уздырды

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 12-14 сентябрендә Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк чаңгычылар арасында «Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы призы»на Республика ярышлары уздырды. Саба муниципаль районының «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүче яхшы әзерлек күрсәтеп, призлы урын алды.  Кросс буенча 5 км дистанциядә Нигъмәтҗанов Камил 2 нче урынны алды!Молодец! Камил һәм аның тренер-укытучысы И. И. Таиповны котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International