2025 елның 12-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә «Стриж», «Пилот», «125 А», «125 Б»классларында картинг буенча ярышлар: 30 нчы Беренчелек һәм Татарстан Республикасы Кубогы узды. Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы: "Honda GX-200", Honda GX 270"-юниор. Саба муниципаль районының «Олимп» урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы әзерлек күрсәтеп, призлы урыннар яуладылар. ТР Беренчелегендә « Стриж» классында Шаһиев Фидан 3 нче урынны алды. «125 А» классында Насыйбуллин Данис 2 нче урынны алды. « Пилот» классында Насыйбуллин Данис 1 нче урынны алды. ТР Кубогында «125 Б» классында Йосыпҗанов Рәмзил 3 нче урынны алды. Тренерлар ярышында « Олимп» урта мәктәбенең тренер-укытучысы Исрафилов Рафил гаптрәшит улы 2 урынны яулады. «Торнадо-1» командасы ш.ш.Байлар Сабасын алган 2 урын (Насыйбуллин Данис, Шаһиев Фидан, Йосыпҗанов Рәмзил)
Молодцы! Укучыларны һәм аларның тренерлары-укытучылары Исрафилов Р.Г., Насыйбуллин и. Т. һәм механик Йосыпов Азат ны котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!