Чисталык икеайлыгы кысаларында Сатыш авыл зиратында өмә булып узды. Авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр катнашында узган өмәдә агачлар киселде, тротуар ясалды.
Хатын-кызлар арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 2 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
2024 елның 3 май 18.00 сәгатьтән 4 май 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
3 май кичендә, 4 май төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда:
-4 май төнендә һәм иртәсендә һава һәм туфрак температурасы 0..-5 (Казанда -1..-3), юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;
- 3 май кичендә, төнлә 4 май көндез көчле, урыны белән төнлә 15-20 м/с, көндез 15 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) төньяк-көнбатыш җиле көтелә.
2024 елның 02 маенда Саба һәм Теләче районнары буенча ОСП судлары эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча кече суд приставы эчке хезмәт прапорщигы Айнур Ногманов «Безнең иртәгә» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында Саба урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән очрашты.
Җиңү көне алдыннан, 2 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, Пушкин картасы буенча, Георгий тасмалары ясау буенча мастер – класс үткәрәләр. Мастер-класста катнашучылар шәхси Георгий тасмасы ясаганнар. Ни өчен Георгий тасмасы Бөек Җиңү символы итеп сайланган, чөнки күп еллар дәвамында ул рус сугышчыларының бөек җиңүләрен, батырлыгын гәүдәләндергән.
Һәр ел саен бөтен дөньяның православие христианнары үзләренең төп бәйрәмнәрен- Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Пасха Россия һәм бөтен дөнья дин тотучылары өчен төп христиан чиркәү бәйрәмнәренең берсе. Россиядә Пасханы бәйрәм итүнең күп гасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Пасханы кешеләр аеруча түземсезлек белән көтәләр, чөнки икеләтә шатлык: язның килүе, барлык тереклекнең яңартылуын символлаштыра. Россиядә Пасханы бәйрәм итү бик күп кызыклы традицияләр, гореф-гадәтләр, ритуаллар белән аерылып тора, алар бүгенге көнгә кадәр борынгы заманнардан сакланып калган.
Пасха йомыркалары һәм Пасха куличлары бәйрәмнең төп атрибуты.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары, барысы кебек үк, Пасха бәйрәменә алдан әзерләнделәр. Тәрбияләнүчеләр Пасха йомыркаларын буядылар һәм бизәделәр.
Югары Утар авыл зиратында халык белән берлектә өмә үткәрелде.
1 майда Сүлә авыл клубы хезмәткәрләре, иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.