Шәмәрдән авылында юлларны норматив хәлгә китерү буенча эшләр алып барыла.
3 майда Шәмәрдән авылында сугыш еллары җырларын хор белән башкару конкурсы узды.
30 апрельдә Туктар авыл клубы мөдире һәм китапханә мөдире, үзешчән сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар белән берлектә, 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган "Язгы моңнар" исемле бәйрәм концерты оештырдылар.
Барысының да иминлеге һәркемнең куркынычсызлыгына бәйле.
Буген Шәмәрдәндә Бөек Жиңү көненең 79 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышлары булып узды. Ярышларда теләгән һәркем катнаша алды.
«Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясенә кушылып, 2 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре» дигән әңгәмә-очрашу үткәреп тыл ветераннары Сәгыйтова Рәшидә апа һәм Ибәтуллиннар гаиләсенә бардылар.
Май бәйрәмнәре вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендәге зиратларда өмәләр үткәрелде. Авылларда яшәүчеләр дә, авылларга кайткан кунаклар да актив катнашты.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтер - юнармейчылары, тәрбия буенча директор киңәшчесе А.М. Шакирова белән бергә, Сатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискын тәртипкә китерделәр.
Сатыш авыл җирлегендә «Саба» ҖЧҖнең «Сатыш» бригадасы кырларыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре таш җыюда катнаштылар.
Бүген 2024 елның 3 маенда Саба-Арена спорт мәктәбендә фехтование буенча «Саба Рапирасы» Бөтенроссия (төбәкара) турниры кысаларында Дөнья Чемпионатының бронза призеры, Европа, Россия чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Тимур Фәрит улы Арыслановның һәм Европа чемпионатының һәм Россия чемпионатының көмеш призеры, Россия спорт мастеры Эрнст Хәлил улы Хәмзинның мастер - классы узды.
Мастер-класс һәркемгә урта гасырлар көрәше атмосферасына чумарга гына түгел, ә анда катнашырга да мөмкинлек бирде. Мастер-класс үз эченә теоретик һәм практик өлешләрне ала. Практикада фехтование стойкасында координация һәм парларда эшләү күнегүләрен кулланып хәрәкәтләр эшкәртелә, ә теоретик өлеш диалог формасында уза: спортчылар Тимур Фаритович һәм Эрнст Халиловичка аларны кызыксындырган сораулар бирәләр. Семинар ахырында фото - һәм автограф-сессия узды. Мастер-класста катнашучылар күңелле эмоцияләр, очрашу һәм аралашудан онытылмас тәэсирләр алдылар.
Спорт мәктәбе администрациясе җылы очрашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде!