Фехтование буенча «Саба Рапирасы» Бөтенроссия (төбәкара) турниры кысаларында мастер - класс

2024 елның 3 мае, җомга

Бүген 2024 елның 3 маенда Саба-Арена спорт мәктәбендә фехтование буенча «Саба Рапирасы» Бөтенроссия (төбәкара) турниры кысаларында Дөнья Чемпионатының бронза призеры, Европа, Россия  чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Тимур Фәрит улы Арыслановның һәм Европа чемпионатының һәм Россия чемпионатының көмеш призеры, Россия спорт мастеры Эрнст Хәлил улы Хәмзинның мастер - классы узды.

Мастер-класс һәркемгә урта гасырлар көрәше атмосферасына чумарга гына түгел, ә анда катнашырга да мөмкинлек бирде. Мастер-класс үз эченә теоретик һәм практик өлешләрне ала. Практикада фехтование стойкасында координация һәм парларда эшләү күнегүләрен кулланып хәрәкәтләр эшкәртелә, ә теоретик өлеш диалог формасында уза: спортчылар Тимур Фаритович һәм Эрнст Халиловичка аларны кызыксындырган сораулар бирәләр. Семинар ахырында фото - һәм автограф-сессия узды. Мастер-класста катнашучылар күңелле эмоцияләр, очрашу һәм аралашудан онытылмас тәэсирләр алдылар.

Спорт мәктәбе администрациясе җылы очрашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International