8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә укучылар һәм әти-әниләр катнашты. "Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр, бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен якларга әзерлек эстафетасы. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе ел саен барлыкка килгән традиция буенча «Георгий тасмаларын» тарата һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының кабер чардуганнарына беркетәләр. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.
Жиңү парады!
Туктар авыл китапханәсендә авыл халкы белән, сулыш юллары авыруларын кисәтү турында әңгәмә үткәрелде.
8 майда балалар йорты директоры һәм тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә Корсабаш авыл җирлегендә узган митингта катнаштылар, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шулай ук сугышчылар хөрмәтенә обелискка чәчәкләр салдылар. Митинг ахырында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырту тантанасы узды.
8 май көнне Эзмә һәм Иләбәр авылларында узган Җиңү бәйрәменә багышланган митингта ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Зарипов А.З катнашты. Бәйрәм ике авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелескка венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.
Шекше авыл җирлегендә җиңү көненә багышланган митинг
Нарды уеннары буенча Казанда үткән Бөтенроссия ярышларында Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәре Сиринә Мөхәмәтова да катнашты һәм 2 урын яулап, җиңүгә иреште.