ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә 9 май көнне агач утырту акциясе булып узды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., ЭПУ ”Сабыгаз” идарәсе җитәкчесе Исмагилов И.И., мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н., сугыш чоры балалары, укучылар катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Бүген, 9нчы май көнне, илебез Бөек җиңү көненең 79 еллыгын билгеләп үтә.

Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Чарага тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар каршында Югары Симет урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Ахырдан обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 145 кеше китә, шуның 94 сугыш кырларында һәлак була, 51 генә исән кайта.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 98 кеше китә, 63 сугыш кырларында һәлак була, 35 генә туган ягына әйләнеп кайта.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Югары Симет урта мәктәбе директоры Гарифуллин Р.Н., мәктәп укучылары һәм сугыш ветераннарының туганнары катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2024 елның 9 май  18.00 сәгатьтән 10 май 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

9 май кичендә, 10 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с, 10 майда иртән һәм көндез 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с (Казан шәһәрендә төнлә 15-17 м/с, иртән һәм көндез 15-20 м / с) көчле көнбатыш, көньяк-көнбатыш җиле көтелә.

10 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һава һәм туфрак температурасы 0..-5˚  булыр дип көтелә (Казан шәһәрендә -1..-3˚).

Байлар Сабасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды. Анда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин һәм башка югары дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Канәфер  Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә. Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә. Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.

9 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәт алучылар белән берлектә җиңү чәчәге ясалды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8 май көнне Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск ачылу тантанасы булды. Обелискта 149 кешенең исеме мәңгеләштерелгән. Спонсор Гәрәев Рәдиф Рафиковичка рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты.  Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International