8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрелде. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Митингтан соң Мәдәният йортында «Җиңү җырлары яңгырый» дигән бәйрәм концерты булды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Саба районы ҖЧҖ ОКО Татэнергосбыт җитәкчесе Галимзянов Р.Х. халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Саба районы Лесхоз бистәсендэ яшәүче Ишмухаметова Наилә Гаптерауф кызына 2024 нче елның 08 нче маенда 95 яшь тула.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә агачлар утыртылды.
8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң истәлек агачлары утыртылды.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы “Куңелләрдә җиңү язы” дигән митингта катнаштылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Сабабаш авылында истәлекле агач утырту мизгеле.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Саба территориаль бүлеге ял итү урыннарына һәм урман массивларына барганда талпаннарга каршы саклану чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Сабабаш авылында бәйрәм концерты.
8 май көнне Ике Басу Арташ мәдәният йорты һәм Язлы Арташ авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе, "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган истәлекле митинг үткәрделәр.
Сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алу өчен авылдашлар, сугыш еллары балалары, яшьләр, мәгариф учреждениеләре вәкилләре килде. Традицион рәвештә истәлекле чара тантаналы өлештән башланды. Ватанны, тыныч тормышны яклаучыларны хөрмәтләделәр. Сугыш һәр гаиләгә кагыла: ир-атлар фронтка китә, ә картлар, хатын-кызлар һәм балалар көннән-көн тылда эшлиләр. Чара барышында илебезне җимерекләрдән күтәрүчеләргә, әти-әнисез калган буын балаларын тәрбияләүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтергә онытмадылар. Бу коточкыч сугыш һәм тыл ветераннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.