Бәйрәм дигәч, күбебезнең күз алдына дәртле җыр-биюле, шат авазларга күмелгән мизгелләр килеп баса. Әмма шул күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул – 9 Май – Бөек Җиңү көне. Быел инде аның 79 еллыгын билгеләп үтәбез. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән аяусыз сугышта яу кырында ятып калган 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомере бәрабәренә яуланганга күрә дә күз яшьле бәйрәм ул. Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез өчен илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбызга, фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә мең-мең кат бурычлыбыз. Бүген, 8 май көнне Бөек Җиңү көне уңаеннан Эзмә мәдәният йортында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бәйрәм митингында катнаштылар. Укучыларыбыз биеделәр, үзләренең эчтәлекле шигырьләрен сөйләделәр, матур җырларын халыкка бүләк иттеләр.
Якынлашып килүче БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ белән кайнар котлыйбыз!!!! Илләребез тыныч, күкләребез һәрчак аяз булсын!!!