ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2024 ел
җомга

 

  16 майда Казан шәһәренең Габдулла Тукай әдәби музеенда "Туган тел" дигән республика  конкурсы узды. Безнең тәрбияләнүчеләр Ракинцев Григорий һәм Уринова Шахризада  уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга  диплом тапшырылды. Конкурс ахрында мастер-класс оештырылды. Ахырдан  бөек татар язучысы музее буйлап экскурсия үткәрелде.

Тэги: ОСЗ Тургай
15 нче май көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбиячеләре җитәкчелегендә «Гаилә көне» унаеннан чара үткәрелде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

 Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылында корыган агачларны кисү, тирә якны чистарту буенча  өмәләр үткәрелде.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

16 май көнне, 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан, район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Без – бердәм, тату гаилә” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р. Ф. котлавы белән башланды. Катнашучы гаиләләр китапханәчеләр әзерләгән:  “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, Төз атучы”, “ Пантомимо”, ”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”, “Йомгакны кем тизрәк чорный” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч  биремнәрне үтәп үзара көч сынаштылар һәм  дуслык җиңде. Чарада гаиләләр иң мөһиме - үзара аңлашып, ярдәмләшеп гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Катнашучыларны эстрада артистлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Лилия Муллагалиева үз теләкләрен белдереп, гаилә көне белән видеоэлемтә аша котладылар. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16 май көнне Кызыл Мишә китапханәсендә А.Кәримуллин исемендәге район китапханә хезмәткәрләре эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау, шоппер сумкасы буяу һәм мөселман тәсбихләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Пушкин картасы буенча 9 билет.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16 май көнне Саба район китапханәсенә Саба гимназиясенең "Яшь талантлар" театр түгәрәгендә катнашучылар килде. Китапханәчеләр аларга "Мин кулыма китап алам" видеороликлар конкурсында актив катнашканнары өчен рәхмәт хаты һәм шәм җыю буенча бушлай мастер-класс бүләк иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16 май көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 4 “Г” сыйныф укучылары өчен «Юл әлифбасы»дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н.катнашты. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Ягафарова Г.Н «Юлларда куркынычсызлык» темасына чыгыш ясады. Укучылар юлда үз-үзләрен тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр һәм пазллар җыйдылар. Чара ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары "Дулкын" радиосында "Мәктәпләр тормышыннан" радиотапшыруында катнашты. Алар мәктәп яңалыклары белән таныштырдылар, музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 майда район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез»Шәҗәрә фестивале узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Саба районы Мичән авыл җирлегеннән  яшь пар Мәскәүдә Бөтенроссия туйлар  фестивалендә катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International