15 нче май көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбиячеләре җитәкчелегендә «Гаилә көне» унаеннан чара үткәрелде.
Традиция буенча, һәр елның 15 нче маенда «Халыкара Гаилә көне» билгеләп үтелә. Бәйрәм кысаларында безнең балалар йортында бөтен төркемнән тәрбияләнүчеләр белән әлеге датага багышланган чара үткәрелде. Без тәрбияләнүчеләребезне гаилә тормышта һәрберебез өчен иң мөһиме дип өйрәтәбез.
Гаилә - ул безнең якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, безгә игелек һәм бәхет теләүчеләр, безне яраткан, кайгырткан кешеләр. Гаиләдә без кайгыртучанлык, игелек, мәхәббәт, хөрмәт һәм җаваплылыкка өйрәнәбез.
Гаилә көне - якын кешеләргә тагын бер тапкыр игътибар күрсәтү өчен яхшы сәбәп. Гаиләләрегезне саклагыз, аларда җылылык һәм уңайлылык сакланып, балаларны үз илегезнең лаеклы гражданнары итеп үстерегез, игелекле гаилә кыйммәтләрен җиткерегез. Тынычлык, игелек, гаилә иминлеге һәм һәр гаиләгә шатлык телибез.