“Гаилә белән китапханәгә”

2024 елның 17 мае, җомга

16 май көнне, 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан, район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Без – бердәм, тату гаилә” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р. Ф. котлавы белән башланды. Катнашучы гаиләләр китапханәчеләр әзерләгән:  “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, Төз атучы”, “ Пантомимо”, ”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”, “Йомгакны кем тизрәк чорный” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч  биремнәрне үтәп үзара көч сынаштылар һәм  дуслык җиңде. Чарада гаиләләр иң мөһиме - үзара аңлашып, ярдәмләшеп гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Катнашучыларны эстрада артистлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Лилия Муллагалиева үз теләкләрен белдереп, гаилә көне белән видеоэлемтә аша котладылар. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International