Саба районы Мичән авыл җирлегеннән яшь пар Мәскәүдә Бөтенроссия туйлар фестивалендә катнаштылар.

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Буген Мәскәу каласында Мичән авыл җирлегеннән Данияр Мифтахов, Кызыл Мишә авылы кызы Айгөл Гаттарованың никахлары рәсмиләштерелде. Алар Бөтенроссия туйлар фестивалендә катнаштылар. Мәскәүгә яшь парларның әти-әниләре, энекәш сеңлекәшләре дә барды. Шулай ук, алар белән бергә тантанада Саба районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова да катнашты.

Данияр һәм Айгөл! Сезне гомерегезнең тәүге уртак туе белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, аяз таңнар, тату көннәр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International