2024 елның 24 маенда Олы Арташ төп белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Ф.А. Сөнгатуллина кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр, анда алкогольле продукцияне һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла. Чараның төп юнәлеше-алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын сатучыларга җиткерү. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара ахырында тиешле эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар таратылды.
24 майда Мишә авыл җирлегендә "Соңгы кыңгырау"бәйрәме узды. Саба районы Пенсия фонды башлыгы Мөгтәсимов Марат Мәҗит улы , Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы бу истәлекле чыгарылыш көне белән котлады.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Эндокрин системасы авыруларын профилактикалау атналыгы кысаларында.
24 май көнне Югары Симет урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көн белән Саба районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы, мәгариф идарәсенең программисты Мусин Д.Б., Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Роберт улы Ахмадуллин котлады.
Саба туган якны өйрәнү музеенда “Китапчы галим – Әбрар Каримуллин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Ул - күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Бөек Ватан сугышында катнашып, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнүче олуг шәхес.Ә.Г. Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туа. Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә. Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына, мәдәнияткә, библиографиягә, этнографиягә һәм башка мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә басмалар бар. Катнашучылар академикның музейга бүләк ителгән шәхси китаплары, язмалары белән якыннанрак таныштылар.
«Саба-Арена» спорт мәктәбендә спорт төрләре буенча күчерү (йомгаклау) контроль-күчерү нормативларын кабул итү тәмамланды. Агымдагы уку чорында уникаль спорт мәктәбе 7 беренче разрядлы кешене, 2 КМС кешесен, 174 кешелек массакүләм разрядны әзерләгән.
Уку курсын тәмамлагач, мәктәп спортчылары өчен контроль сынаулар ФССП нигезендә спорт төрләре буенча нормативлар һәм күнегүләр тапшырудан гыйбарәт була.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, күргәзмә-тәҗрибә басуына 30 төрдән торган кукуруз сортлары чәчелде. Кукуруз чәчү эше, барлык технологик тәлапләргә туры китерелеп, “Казанагрохимсервис “ һәм “Шанс Трейд” ҖЧҖ катнашында башкарылды .