“Китапчы галим – Әбрар Каримуллин" - түгәрәк өстәл

2024 елның 24 мае, җомга

Саба туган якны өйрәнү музеенда “Китапчы галим – Әбрар Каримуллин” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Ул - күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Бөек Ватан сугышында катнашып, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнүче олуг шәхес.Ә.Г. Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туа. Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә. Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына, мәдәнияткә, библиографиягә, этнографиягә һәм башка мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә басмалар бар. Катнашучылар академикның музейга бүләк ителгән шәхси китаплары, язмалары белән якыннанрак таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International