Илебезнең барлык төбәкләреннән социаль стационар учреждениеләр директорларын, министрларны һәм хезмәт һәм социаль яклау министрлары урынбасарларын Казан шәһәрендә «Без балаларыбыз өчен җаваплы» Бөтенроссия форумы берләштерде. Безнең директор Хуҗин Марсель Мәгъфур улы да әлеге чарада катнаша.
Бу чарада инвалид балаларга хезмәт күрсәтү учреждениеләре директорлары һәм җитәкчеләре белән очраша һәм тәҗрибә уртаклаша. Форум әлеге өлкәдә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, алдынгы практикалар алмашу һәм инвалид балаларга хезмәт күрсәтүгә һәм аларга ярдәм итүгә яңа алымнар эшләү максатыннан үткәрелә.