ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2024 ел
җомга

21-23 май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә «Президент ярышлары» бөтенроссия мәктәп укучылары спорт ярышларының республика этабы үтте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2024 елның 24 маенда район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Бергә булу - зур бәхет!» дип исемләнгән концерты булып узды.

 Педагоглар һәм укучылар Россия армиясенә һәм Ватанны саклауда катнашкан солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан искиткеч концерт әзерләгәннәр. Сәхнәдән таныш  һәм тирән эчтәлекле көйләр яңгырады. Һәр композиция  үзенчәлекле:  эчкерсез, күңелгә үтеп керә торган. Чыгыш ясаучылар әсәр белән бәйле булган хисләрнең бөтен гаммасын җиткерергә тырыштылар. Классик музыка, дәртле биюләр, Ватан, гаилә турында җырлар, таныш көйләр тамашачыга матур эмоцияләр бүләк итте.

Чара җылы атмосферада узды, тамашачы катнашучыларга алкышлар белән рәхмәт белдерде.

Тэги: мәдәният бүлеге

Төбәк авылында наймга 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Йортны ПМК-159 оешмасы төзи.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Менә тагын чираттагы уку елы тәмамланды. Бүген барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу уку елында Олы Кибәче урта мәктәбен 4 укучы тәмамлый. Аларга алдагы укуларында һәм тормышта уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24 майда славян язуы һәм мәдәнияте көне үз чорының иң белемле кешеләре, бертуган Кирилл һәм Мефодий тарафыннан славян әлифбасын булдыру истәлегенә билгеләп үтелә. Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Сүзләр кайдан килде» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Балаларга китапның һәм славян алфавитының барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Чара ахырында «Славян язуын булдыручылар – Кирилл һәм Мефодий» турында презентация күрсәтелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 24 майда Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын бу истәлекле көн белән Саба фл ФБУЗ "ТРда Гигиена һәм эпидем үзәге" җитәкчесе Исмәгыйлев Илдус Шәрифулла улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы котладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере " балалар бакчасында 2023-2024 нче уку елында белем бирү һәм тәрбия эшчәнлегенә йомгак ясау максатыннан һәр төркемдә ата-аналар белән  җыелышлар башланды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2024 елның 24 маенда Олы Арташ төп белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Ф.А. Сөнгатуллина кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр, анда алкогольле продукцияне һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла. Чараның төп юнәлеше-алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын сатучыларга җиткерү. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара ахырында тиешле эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар таратылды.

24 майда Мишә авыл җирлегендә "Соңгы кыңгырау"бәйрәме узды. Саба районы Пенсия фонды башлыгы Мөгтәсимов Марат Мәҗит улы , Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы бу истәлекле чыгарылыш көне белән котлады.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International