Ата-аналар белән җыелышлар

2024 елның 24 мае, җомга

Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере " балалар бакчасында 2023-2024 нче уку елында белем бирү һәм тәрбия эшчәнлегенә йомгак ясау максатыннан һәр төркемдә ата-аналар белән  җыелышлар башланды. Төркем тәрбиячеләре балаларның төрле белем бирү өлкәләрендә үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтү максатыннан, балалар белән ачык дәресләр үткәрәләр, педагог-психолог ата-аналарга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан мастер-класслар оештыра. Ата-аналар җыелышлары җылы һәм ышанычлы атмосферада, ачык диалог формасында уза. Әти-әниләребезгә, аларның ярдәмчеллеге һәм барлык идеяләребезне тормышка ашыруда зур өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International