ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә терлекчелекнең 2025 елгы эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты. Киңәшмә барышында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды һәм район хуҗалыкларындагы актуаль проблемалар каралды һәм агымдагы 2026 елга бурычлар куелды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Мәдәният йорты хезмәткәрләре  Иске Мичән авылында"Татарстанда- кыш" проекты кысаларында. "Тау шуу" бәйрәме үткәрде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Кышкы каникуллар-елның шатлык, күңел ачу һәм онытылмас тәэсирләр белән тулы үзенчәлекле вакыты ул. Бу вакытта иң яраткан шөгыльләрнең берсе чанада шуу була

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

7 январь көнне Язлы Арташ авыл клубында «Өлешемэ тигэн комешем» исемле искиткеч балалар Яңа Ел лотереясе булып узды. Бу чара бездә традициягә әйләнде. Бүләкләр төрле иде: тәм-томнар, иҗат җыелмалары, уенчыклар. Балаларның шатлыгы һәм шатлыгы чиксез иде. Балалар үзләренең бүләкләре турында фикер алыштылар һәм шатлыклары белән уртаклаштылар. Бу чара балаларга да, өлкәннәргә дә ошады!

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

8 январь көнне «Асылташ» бию коллективы саф һавада уеннар уйнарга килде. Кыш-елның искиткеч вакыты. Салкын һавадан ләззәтләнергә, карда аунарга, уйнарга мөмкин. Балалар бик рәхәтләнеп йөгерделәр, уйнадылар!
Саф һавада уеннарда катнашу бик күп уңай хис-кичерешләр һәм күңел күтәренкелеге тудырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Харуллина Суфия апага 95 яшь. Аны котлап  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Лилия Нургаяновна һәм Түбән Шытсу авыл  җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. килделәр. 

Хайруллина Суфия Вәли  кызы 1931 елның  08 гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында  дөньяга килә. Суфия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1958 елда Югары Шытсу  авылы егете Харис  абыйга  кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен-Суфия апа,  кайнана- кайната белән бик тату гомер итә. Аларның фатихасын алып соңгы юлга озата. Харис абый белән алар бик тәртипле  2 кыз устергәннәр.   Суфия  апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аннары Югары Шытсу авылы клубында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эш стажы 40 ел.  Кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми Суфия апаны 56 ел бергә гомер иткән газиз ирен, кызын, оныгын югалту ачысын кичерә. Суфия апаның бүгенге көндә 3 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта  ул Югары Шытсу авылында кызы Хәния кияве Рүзәл  тәрбиясендә гомер итә.   Эш сөючән Суфия апа тик утыра белми, хәзер дә  кул эшләре белән шөгелләнә:носки, бияләй бәйли; сарык йонын тетә,  җегерли.  Киң күнелле, ярдәмчел Суфия апа  күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Афиша


7
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

6 гыйнварда Шахмат бүлегендә Яңа ел-блиц «Ак королева» турниры булып узды. Кыш Бабай игътибарыннан беркем дә читтә калмады, катнашучылар саны 70 иде.
2018 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар төркемендә :
1 урын -Низамиева Әминә
2 урын  - Гатауллина Камила
3 урын - Шәфигуллина Ралина
2018 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар төркемендә:
1 урын -Дәүлиев Ислам
2 урын -Габделхаев Инсаф
3 урын -Габделманов Радель
2014-2017 елгы кызлар төркемендә:
1 урын -Шәвәлиева Энҗе
2 урын - Шакирова Мәдинә.
3 урын - Батталова Алина
2014-2017 елгы малайлар төркемендә:
1 урын  - Гафиятуллин Булат
2 урын  - Газизуллин Айдан
3 урын -Фазылов Илназ
2010-2013 елгы кызлар төркемендә:
1 урын  Батталова Аделина
2010-2013 елгы яшүсмерләр төркемендә:
1 урын  - Зөбәеров Рүзәл
2 урын -Сәлимов Салават
 Барлык спортчыларга Дипломнар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

30 нчы декабрьдә Туктар авыл клубы мөдире үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә бал-маскарад үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International