Яңа ел - ул тылсым һәм бүләкләр бәйрәме. Яңа ел - кул эшләре өчен иң яхшы вакыт. Һәркем Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йортны үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләре популярлаша бара. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Гадәти булмаган чыршыны бизибез» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Афиша
30 нчы декабрьдә Туктар авыл клубы мөдире үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә бал-маскарад үткәрделәр
8 январьдан башлап ТР Мәдәният Министрлыгы, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел уңаеннан, "Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм проектына старт бирә.
Тукай укулары "Туган тел" шигыре белән башланып китәчәк.
8 январь көнне Саба Үзәк китапханәсе дә "Өлкәннәр" клубы белән бу проектка кушылып китте.
#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе
«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында ,7 январь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре музей сәгате үткәрделәр. Чара туган якның тарихи хәтерен саклауга һәм авылның, районыбызның үткәне турындагы белемнәрне яшь буынга тапшыруга багышланган иде. Музей сәгате белән район һәм республика музейлары буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде һәм хәзерге вакыйганы берләштереп, тарих турында тулы күзаллау тупланды. Безнең район музейлары экспозицияләре туган як тарихын күзәтергә, аның мәдәнияте һәм традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Чарада катнашучылар арасында патриотизм һәм тарихи мираска хөрмәт тәрбияләүдә мөһим адым булды.
Работники Верхнесиметской сельской библиотеки и СДК провели викторину «Путешествие по зимним сказкам» и развлекательные игры для мальчиков и девочек.
Дети совершили интересное путешествие в мир зимних сказок: «Морозко», «Снегурочка», «Два Мороза», «По-щучьему веленью», «Снежная королева», «Серебряное копытце», «Госпожа метелица», «Лисичка-сестричка и серый волк» и др.
Ребята активно принимали участие в конкурсах, разгадывали зимние загадки, исправляли ошибки в названии сказок, угадывали главных героев и сказки по отрывку. Точные и быстрые ответы на все вопросы показали, что сказки дети любят, помнят и читают.
Дети активно отвечали на вопросы викторины, дружно вспомнили сказки, их героев, отдохнули во время сказочных динамических пауз. Учащиеся успешно справились со всеми предложенными заданиями, продемонстрировали знание сказок. Участники - 8.
Югары Симет авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» викторинасы һәм күңел ачу уеннары үткәрделәр. Балалар Кышкы әкиятләр дөньясына кызыклы сәяхәт ясадылар:"12 ай", "Морозко", " Морозко" «Кар патшабикәсе» һ. б әкиятләрне искә төшерделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, кышкы табышмакларны чиштеләр, әкиятләрнең исемнәрендәге хаталарны төзәттеләр, төп геройларны һәм әкиятләрне өзек буенча таныдылар. Барлык сорауларга төгәл һәм тиз җаваплар балаларның әкиятләрне яратуларын, хәтерләүләрен һәм укуларын күрсәтте. Укучылар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне дә уңышлы үтәделәр, шулай ук уеннарда актив катнаштылар. Катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
7 январь көнне Юлбат авыл китапханәсе балалар белән «Кышкы әкият чорында, без синең белән укыйбыз» дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрде. Балалар Яңа елны бәйрәм итү тарихы, чыршыны бизәү һәм бүләкләр бирү гореф-гадәтләре турында белделәр. Китапханәче белән бергә яшь укучылар кыш һәм Яңа ел бәйрәмнәре турындагы иң яхшы әсәрләрне искә төшерделәр. Кычкырып уку балаларга вакытны күңелле уздырырга гына түгел, ә китаплар дөньясыннан күп кенә яңа һәм файдалы нәрсәләр белергә, шулай ук яңа әдәби геройлар белән танышырга мөмкинлек бирә.
Китапханәдә олылар һәм балалар арасында аралашу алымнарының берсе-кычкырып уку. Галимнәр әти-әниләре кече яшьтән үк китаплар укыган балаларның сөйләм телен яхшырак белүләрен, мәгълүматны тагын да дөресрәк язуларын һәм тизрәк үзләштерүләрен исбатладылар. Менә ни өчен укылыш ишетү файдалы да, өлкәннәргә дә, балаларга. Кече Кибәче авыл китапханәсендә юбиляр Г.Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан китап уку оештырылды. Чарада балалар автор һәм аның иҗаты турында белделәр. Гомәр Бәширов әсәре белән танышканнан соң, балалар авторның иҗаты һәм әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук авторның китапларыннан торган күргәзмә белән дә таныштылар.
7 гыйнварда « Татарстанда Кыш» проекты кысаларында Ике басу Арташ мәдәният йортының мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Канатлы дуслар өчен җимлекләр! » экологик акциясенә кушылдылар. Кыш-кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул кырыс һәм күп карлы булса. Балалар кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Китапханәче безнең якларда кышлаучы кошлар турында китап битеннән сөйләде балалар кошларның төрләре, аларның туклануы һәм яшәү урыннары турында мәгълүмат белән таныштылар. Чара азагында җимлекләргә азык: ярма, ипи валчыклары салдылар һәм агачларга элеп куйдылар. Акция барышында балалар үзләренең яхшы эш башкаруларын – елның иң авыр вакытында кошларга исән калырга ярдәм итүләрен аңладылар.
7 гыйнвар көнне Оет авылы клубы мөдире «Традицион булмаган рәсем техникасы»дигән темага мастер - класс үткәрде.
Традицион булмаган техника белән рәсем ясау-ул теләсә кайсы яшьтәге балаларны гаҗәпләндерә һәм сокландыра торган мавыктыргыч эшчәнлек. Теләсә нәрсә белән һәм теләсә ничек ясарга мөмкин! Болар-бармак белән рәсем ясау, кул белән рәсем ясау, мамык таякчыклар белән рәсем ясау һ. б. Мастер - класста катнашучыларның барысына да традицион булмаган ысул белән рәсем ясау ошады, алар бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Эшләр уникаль килеп чыкты.