«Бөрлегән» «Зур тугәрәк уен» бәйрәмендә

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Байлар Сабасы үзәгендә «Курше» кышкы вакыйгаларының «Хәзинә» фестивале кысаларында Саба районы мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган «Зур түгәрәк уен» бәйрәме булды. Үрнәк татар балалар фольклор коллективы «Бөрлегән» һәм Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре кышкы бәйрәм кунаклары булдылар. Яшь үзешчәннәр район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган төрле уеннарда актив катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, кайнар чәй һәм милли камыр ризыклары белән сыйландылар. Л.Хисмәтова җитәкчелегендә «Чишмә», «Түгәрәк бию», «Капка» һәм башка татар халык уеннары уздырылды. Чара азагында «Бөрлегән» фольклор коллективы катнашучы дипломы белән бүләкләнде һәм истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International