ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Һәр ел саен илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкәннәр көне - күпьеллык хезмәтләре, авыр сынаулары, бай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү көне. Шул уңайдан район туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнү" клубына йөрүчеләргә чәй табыны оештырылды. Очрашу күңелле әңгәмә, хатирәләр белән чәй табыны артында дәвам итте.  Шулай ук очрашу барышында, күптән түгел генә XII Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы турында да әңгәмә корылды. Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең әлеге форумда катнашып, чыгыш ясаган туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улы очрашуда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар уртаклашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасында 100 гә якын педагог пенсиягә вакытыннан алда чыкты

Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты

"Яшьлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелгән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәте учреждениеләре арасындагы грантлар конкурсында откан проектын тормышка ашыра башлады.

Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбендә Саба муниципаль районының беренчеләр хәрәкәте кураторы Хаҗиев Илнар Илдар улы белән сыйныф очрашуы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Олы Шыңар авыл җирлегенең Оет авылында юл эшләре башланды. Эшне «Рамазан»ҖЧҖ башкара. Җирле халык уңай үзгәрешләргә һәм транспорт инфраструктурасының яхшыруына өметләнә.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2нче октябрь көнне, Олы Арташ авылы клубында, чэй табыны артында "Эх! Яшьлеккэ кайтып килсәң иде" дип исемләнгән матур, җылы ял кичәсе оештырылды.
Иң элек өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы котлап китте.
Кичэ матур жырлар белэн үрелеп барды. Олы Арташ һәм Килдебәк клуб мөдирләре, килгән кунаклар арасында бик матур җырлар яңгырады.
Әлеге бәйрәмне оештыручы спонсорларыбыз ООО"Нырты"хуҗалыгы җитәкчесенә, Илдар хәзрәткә, "Кояш"кибете җитәкчеләренә, авыл советына  олы рәхмәтебезне җиткерәбез🤲
Кадерле өлкәннәребезгә исән-сау булып, гаилә җылысын тоеп кадер хөрмәттә яшәргә язсын, киләчәктә бергә-бергә бик күп бәйрәмнәрне каршы алырга насыйп булсын🤲

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Курсабаш авылы мәдәният йортында, “Өлкәннәр көне” бәйрәменә багышлап “Башваткыч” уены үткәрделәр. Бәйрәм кунаклар башкаруында акапель җырлары, биюләр һәм үзләре язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Чара чәй эчү белән дәвам итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сүлә авылы клубында, “Өлкәннәр көне”нә багышлап бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Биредә яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Тантаналы котлаулар күңелгә ятышлы сүзләр белән аралашты, матур музыкаль номерлар белән тулыланды. Рәхмәтле тамашачылар үз чиратларында көчле алкышлар бүләк иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Өлкәннәр көне уңаеннан Мишә авыл җирлегенең иң өлкән әбиебезне Халикова Такмиля апаны бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International