Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Дан һәм бүләкләр өчен түгел“ дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Чарага килгән төрле яшьтәге егетләребез, алай гына да түгел, хәрби киемнәр киеп алган кызларыбыз белән “Нәрсә ул батырлык?”, “Батырлык эшләү өчен нинди булырга һәм нәрсә эшләргә кирәк?”, “Һәр кешедә батырлык эшли аламы?” дигән сорауларга җаваплар эзләп, тылда, көндәлек тормышта гына да нинди зур эшләр, яхшылыклар эшләп булганлыгы турында сөйләштек. Алай гына да түгел, безнең әйләнә-тирәбездәге гап-гади кешеләр, укучы егет һәм кызлар эшләгән изге эшләрнең дә нинди зур нәтиҗәләргә китергәнен һәм ул кечкенә генә бер адымның да зур батырлык икәненә кичәгә килгән кунаклар мисалында тагын бер кат инандык.
Әлеге очрашуга истәлеге итеп Тенеки авылыннан килгән волонтерыбыз Фидәил Хисамиев музей фондына даими саклануга 7 предмет бүләк итте, алар исә музейның Сабабыз волонтерлары эшчәнлегенә багышланган вакытлы күргәзмәсендә урын алды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Гамәлләр тәртибе турында хәбәр итәбез, ул «БПЛА һөҗүме куркынычы» режимына туры килә:
Казан ИТ-паркының конференц-залында ХІ республика "Сәмрух" ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Елдан-ел әлеге чара масштабларын киңәйтә, катнашучылар саны арта. Традицион «Сәмрух» премиясе ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балаларга һәм яшьләргә рәхмәт йөзеннән акчалата бүләк һәм «Сәмрух» статуэткасын тапшыруны күздә тота. Төп номинацияләр кысаларында «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел сәлкеше», «Ел командасы», «Ел кулдашлары»,«Ел аланы», «Ел клубы» һәм башка исемнәр ияләре билгеләнде. Районыбыз укучылары да бу чарадан читтә калмады. «Сәләт-Саба» клубы активистлары «Ел клубы» һәм «Без Сәләтне күрсәтәбез» номинацияләрендә җиңү яуладылар.
«Сәмрух» тантанасы – бүләкләр тапшыру гына түгел, ул иң актив һәм талантлы балалар һәм яшьләрне, аларның остазларын һәм партнерларын берләштерүче якты вакыйга. Бу тәҗрибә уртаклашу, илһам һәм киләчәкне формалаштыру мәйданчыгы, анда һәр җиңүче «Сәләт» дигән зур һәм бердәм команданың бер өлешенә әверелә.
Бүген укучылар арасында халкыбызның милли мирасын баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм үсеп килүче буынның мәдәни мирасны үстерү белән кызыксынуын арттыру максатыннан «Мәдәни мирас» район конкурсы үткәрелде.
Конкурсның сайлап алу этабында районның барлык мәктәпләреннән дә эшләр кабул ителде. Бәйгенең финалына Саба гимназиясеннән, Олы Шыңар, Килдебәк, Шикше һәм Мичән мәктәпләреннән талантлы һәм актив укучылар чакырылды. Бай эчтәлекле финал этабы берничә өлештән торды, аларның һәркайсы катнашучылардан белемен генә түгел, иҗади якын килүне дә, команда белән көйләнгән эшне дә һәм стандарт булмаган ситуацияләрдә тиз ориентлаша белүне дә таләп итте.
Финалның беренче өлеше, театральләштерелгән йола-уен катнашучыларга үзенчәлекле татар традицияләре атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде. Алар борынгы йолаларны сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аннан соң халыкыбызның җыр – бию уеннары узды, анда балалар үзләренең вокаль һәм бию сәләтләрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә уртак уенның ритмын һәм кәефен тоеп, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр.
Патриотик айлык кысаларында, Килдебәк урта мәктәбендә, “Туган ил турында! Батырлык турында! Дан турында!" исеме астында хәрби-патриотик җырны сәхнәләштерү конкурсы булып узды. Конкурсның максаты- сугыш чоры җырлары аша үз илең өчен патриотизм, горурлык хисе тәрбияләү. Укучылар конкурска бик тырышып әзерләнделәр. Сыйныф җитәкчеләре белән бергә форма сайладылар, декорацияләр ясадылар. Чыгышлары бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.
2026 елның 19 февралендә Саба районының Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин тарафыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.
Игелек, яхшылык истән чыкмый."Игенче" ҖЧҖ е Изге Ураза аенда шушы җәмгыятьтә хезмәт куйган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарга азык- төлектән торган тупланма тапшырды.
Югары Шытсыдан Мәхмүтовлар гаиләсе торак алуга таныклык алды. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Сертификатны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов һәм яшьләр эшләре,спорт бүлеге җитәкчесе А. Х. Гатиятуллин тапшырды.