Казан ИТ-паркының конференц-залында ХІ республика "Сәмрух" ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Елдан-ел әлеге чара масштабларын киңәйтә, катнашучылар саны арта. Традицион «Сәмрух» премиясе ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балаларга һәм яшьләргә рәхмәт йөзеннән акчалата бүләк һәм «Сәмрух» статуэткасын тапшыруны күздә тота. Төп номинацияләр кысаларында «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел сәлкеше», «Ел командасы», «Ел кулдашлары»,«Ел аланы», «Ел клубы» һәм башка исемнәр ияләре билгеләнде. Районыбыз укучылары да бу чарадан читтә калмады. «Сәләт-Саба» клубы активистлары «Ел клубы» һәм «Без Сәләтне күрсәтәбез» номинацияләрендә җиңү яуладылар.
«Сәмрух» тантанасы – бүләкләр тапшыру гына түгел, ул иң актив һәм талантлы балалар һәм яшьләрне, аларның остазларын һәм партнерларын берләштерүче якты вакыйга. Бу тәҗрибә уртаклашу, илһам һәм киләчәкне формалаштыру мәйданчыгы, анда һәр җиңүче «Сәләт» дигән зур һәм бердәм команданың бер өлешенә әверелә.