Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

2026 елның 27 феврале, җомга

     Игелек, яхшылык истән чыкмый."Игенче" ҖЧҖ е  Изге Ураза аенда шушы җәмгыятьтә хезмәт куйган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарга азык- төлектән торган тупланма тапшырды.

    Ел саен кабатлана торган бу матур чара өлкәннәребезнең күңелләренә бик хуш килә.Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез  авылда гомер итүче 280 ветеранга  әлеге күчтәнәчләрне тапшырдылар.

    Бер-беребезгә ярдәм итеп, хөрмәтләп яшәгәндә генә дөнья матур, күңелебез нурлы. Ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, имин картлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International