Саба районының яшь гаиләләре торак сатып алуга таныклык алдылар

2026 елның 27 феврале, җомга

Районыбызның 4 гаиләсе «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»программасы буенча үзләренең торак шартларын яхшыртуга таныклык алды. Программа Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

Сертификатларны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы тапшырды, тапшыруда шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International