Юлларны чистарту эшләре расланган нормативларга туры китереп, планлы рәвештә алып барыла. 2025-2026 еллардагы агымдагы кышкы сезонда районның юл хезмәтләре гадәти режимда эшли, барлык юнәлешләр буенча имин проезд тәэмин ителә.
Әлеге таләпләр Саба районында тулы күләмдә үтәлгән. Районның тормышын тәэмин итү өчен кирәкле урам-юл челтәрен һәм җирле автомобиль юлларын тоту өчен кар чистарту техникасы беркетелгән.
Юлларны чистарту буенча эшләрнең төп өлешен «ТАТАВТОДОР» АҖнең Саба филиалы башкара. Предприятие белгечләре юл түшәмәсенең торышын тәүлек буе күзәтә һәм һава торышы үзгәрүгә оператив рәвештә җавап бирә.
Кышкы чорда Татарстан Республикасында автомобиль хәрәкәте бозылуга китерергә мөмкин булган куркыныч метеорологик күренешләр килеп чыкканда оператив чара күрү өчен, министрлыкларның, ведомстволарның һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлеге «Буран» дип аталган оператив планы расланган.
Саба районында да гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча оператив планнарга төзәтмәләр кертелде.