Организмны яклауны ничек арттырырга?

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Иммунитетны саклау һәм ныгыту атнасы башланды 

 

Бу дата Бөтендөнья иммунитет көненә багышланган, ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча 1 мартта билгеләп үтелә. Төп максат — йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар куркынычын киметү өчен организмның саклану көчләре турында кайгыртуның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү. Иммунитет вирусларга, бактерияләргә һәм хәтта үз патологик күзәнәкләренә каршы торырга ярдәм итә, шуңа күрә аңа ярдәм итү — һәркемнең бурычы.

Иммунитетны нәрсә какшата: хроник стресс, йокысызлык, зарарлы гадәтләр, аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше һәм баланссыз туклану. 
Ничек ныгытырга:

· Туклану: рационга С, D, A, E витаминнары, шулай ук цинк һәм селен булган ризыкларны кертегез.
 Физик активлык: көненә 30 минут йөреп чыгу яки уртача йөкләнеш җитә.
· Йокы: олы кешегә тулысынча терелү өчен 7-9 сәгать кирәк.
· Гигиена: кулларны даими юу инфекция йоктыру куркынычын киметә.
· Вакцинация: "иммун хәтер" формалаштырырга булыша һәм куркыныч авырулардан — дифтерия, кызамык һәм башкалардан саклый.

Үзеңә сакчыл караш-ул озак һәм актив тормышка өлеш кертү.

Исән булыгыз!


Мәгълүмат "озак һәм актив тормыш"милли проекты максатларында әзерләнгән.

 

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International