13 нче июнь көнне Байлар Сабасында инвалидлар арасында җинел атлетика ярышлары булып узды. Бу ярышта Лесхоз өлкәннәр йортында социаль хезмәт алучы Загидуллин Рөстәм Ибрахим улы һәм Ермолаева Светлана Иван кызы катнаштылар. Нәтиҗәдә икесе дә призлы урыннарга лаек булып, грамоталарга һәм акчалата буләкләргә ия булдылар.
2024 елның 1 июненә терлекчелек эше йомгаклары буенча cеминар-киңәшмә
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Мичән авыл җирлеге Мичән топ мәктәбендә "Кояшкай" җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере һәм “Хыял” хезмәт лагерьлары эшли
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр
12 июнь көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың төрле районнарыннан 30 дан артык «Алдынгылар хәрәкәте» активистларына Рәсәй гражданы паспортларын тапшырды. Әлеге чара Казан Кремлендә «Без – Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында узды.
10-12 июньдә Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының республика финалы узды. Финалга урта һәм өлкән яшьтәге 14 команда чыкты.
Региональ этап бәйгеләре төрле кызыклы вакыйгалар һәм сынауларга бай булды. Нәтиҗәдә, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернатының «Патриот 116» командасы икенче урын яулады.
Зарница – ул гади генә хәрби-патриотик уен түгел, ә команда рухын, патриотизм хисләрен тәрбияләүче, яшь буынга гамәли күнекмәләр бирүче чара булып тора.