«Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының республика финалы

2024 елның 14 июне, җомга

    10-12 июньдә Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының республика финалы узды. Финалга урта һәм өлкән яшьтәге 14 команда чыкты.

    Региональ этап бәйгеләре төрле кызыклы вакыйгалар һәм сынауларга бай булды. Нәтиҗәдә, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернатының «Патриот 116» командасы икенче урын яулады.

    Зарница – ул гади генә хәрби-патриотик уен түгел, ә команда рухын, патриотизм хисләрен тәрбияләүче, яшь буынга гамәли күнекмәләр бирүче чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International