ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Корбан бәйрәме - мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе. Бу корбан чалу бәйрәме, ул мөселман мәдәниятында иң мөһиме булып тора. Чара ел саен төрле көннәрдә һәм айларда уза. Ул берничә көн дәвам итә. 16 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нургали" мәчете территориясендә балалар өчен бәйрәм үткәрүдә катнаштылар. Балалар өчен төрле уеннар уздырыла, ә ахырында бушлай һәм җиңелүсез лотерея уйнатыла. Барлык балалар да бүләкләр һәм күтәренке һәм күңелле кәефләр алдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

14 июньдә Лесхоз мәдәният йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган мәгълүмат сәгате узды, ул июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Чарада мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балаларга табиб һөнәре турында сөйләделәр, ә аннары зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча практик дәрес үткәрделәр. Практик дәрестә балалар катнашты. Балалар, эссе бәргәч, нәрсә эшләргә һәм суга батучыга беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнен белделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

15 июнь көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды.  Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2024 елның 16 июне  18.00 сәгатьтән 17 июнь 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

16 июнь кичендә, 17 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-20 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә, локаль рәвештә боз ява.


15
июнь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация


14
июнь, 2024 ел
җомга

     12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә «Тургай»  приютында бәйрәм  чаралары узды: флешмоб, рәсемнәр конкурсы, спорт ярышлары, бәйрәм хөрмәтенә кул эшләре ясалды. "Россия көне" бәйрәменә багышланган чаралар бик күңелле үтте.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

 09  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

14 июньдә Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегенең административ бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

  14 июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.

Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә-ил терәге» конкурсында Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүче  иҗади гаиләләр катнашты. Садыйковлар һәм Нәбиуллиннар гаиләләре төрле турларда ярыштылар -  гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү, токмач  кисү, интеллектуаль тур һәм  иҗади чыгыш. Иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International